Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«А ДАН Я ГА КАДӘР КИТАП МАҖАРАЛАРЫ» ШӘҺӘР ФЕСТИВАЛЕ

26 мартта Шәһәр үзәк китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачу тантанасы узды. Бәйрәмне «А дан Я га кадәр китап маҗаралары» фестивале ачты.

Китапханә фойесында балаларны «Три кота» мультфильмыннан геройлар каршы алды, алар белән «Халыклар күп – ил бер» күргәзмәсе янында истәлеккә фотога төшәргә мөмкин булды.
Фестивальне ачу сәгать 10 да Льюис Кэрроллның «Алиса в стране чудес» әкияте мотивлары буенча «Сорауларга җаваплар тылсымлы китабын эзләп» театральләштерелгән программасы белән башланды. Балалар әкият геройлары: кызыл һәм ак патшабикәләр, Алиса һәм куян, тылсымлы экран һәм чарага эш буенча килгән хат ташучы Печкин белән танышты. Тамаша балаларны Җир үзәге аша сәяхәткә алып кереп китте. Сәфәр вакытында бик арымас өчен, катнашучыларны тыныч океанның кояшлы су буенда мавыктыргыч физкультминут; Балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышлары; халыклар бердәмлеге турында кызыклы викторина көтте.
Яшь укучылар «Балачагым язучылары» күзәтү күргәзмәсен карый алды, анда әдәбият классиклары, милли шагыйрьләребезнең генә түгел, ә хәзерге заман балалар авторларының да китаплары, шулай ук авторларның көнкүреш һәм иҗади эш әйберләре: басу машинасы, кул сәгате, каурый каләмнәр һ.б. лар тәкъдим ителде.
Көн театральләштерелгән тамашаларга бай булды. «Игътибар итегез» дигән кызыктыргыч исем белән киләсе тамашаны балалар игътибарына «Җиде диңгез» камера театры актерлары күрсәтте.
Чарага килүчеләр «Китап кыстыргычы» мастер-классында катнаша алды. Кул эшләнәмләрен балалар, дәреслекләр битләре арасына куеп, бик теләп өйләренә алып кайтып китте. Билгеле инде, алар һичшиксез әлеге шатлыклы һәм белемнәргә бай көн турында истәлек булып хезмәт итәр.
Маҗаралар сөючеләр «Китаплар эзләп: Китапханәдә табышмаклар» куар-квестында катнашты. Яшерелгән хәзинәләрне эзләп табу өчен, тапкырлык һәм зирәклекне эшкә җигәргә туры килде.
Чара «Китапханәдә кунакта» исеме астында Чаллы татар драма театры актерлары белән иҗади очрашу белән тәмамланды. Тамашачылар язгы репертуар белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы Чаллыда старт алды һәм укучыларын атна дәвамында төрле чаралар һәм бәйрәмнәр белән куандырып торачак.
Фотоларны «Вконтакте» төркемебездә карый аласыз