Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Тукай рәсем сәнгатендә» күргәзмәсе ачылу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 12 мартта 15 сәгатьтә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган төркемле сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Экспозициядә 25 рәсем, графика, декоратив-гамәли сәнгать эшләре тәкъдим ителә. Шәһәрнең танылган рәссамнары Мадияр Хаҗиев, Рият Мөхәммәтдинов, Анатолий Пашин, Александр Петров, Сәгыйдә Сираҗиева һ.б.лар Тукай портретларында эчке дөньяның фаҗигалелеге темасын ача, иске татар авылы көнкүрешен сурәтли, һәм шулай ук Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр тудыра. «Габдулла Тукайның әкияти дөньясы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнәчәк.