Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Кем анда? Кеше эзлим» күргәзмәсе ачылу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр үзәк китапханәсендә 13 декабрьдә 15 сәгатьтә Валерий Ковшаревның шәхси тупланмасыннан сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Валерий Васильевич – шахмат буенча тренер, ФИДЕ остасы. Ул үзенә рәссам дуслары бүләк иткән картиналарны тәкъдим итәчәк. Күргәзмә аның күргәзмәчелек эшчәнлегенең утыз еллыгына багышлана.

Шулай ук анда коллекционерның китапханәсеннән шагыйрьләр, язучылар, рәссамнарның имзалары куелган китаплары да булачак.
Кичә дәвамында шигырьләр, музыкаль композицияләр, дусларыннан котлаулар яңгыраячак.
Күргәзмә ачылу вакытында теләге булганнар Валерий Ковшарев белән шахмат партиясе уйнап карый алачак. Вернисажга көтеп калабыз.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26