«Чаллы – дуслар каласы»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
11 февраль көнне Халыкара Туган тел көне якынлашканда шәһәр үзәк китапханәсендә Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырылган ел саен үткәрелүче «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган китапханә фестивале узачак. Фестивальдә татар, рус, башкорт, чуаш, әрмән, мари ансамбльләре вәкилләре һәм мәктәп укучылары, шәһәрдәшләр катнашачак. Фестиваль кысаларында төрле мәйданчыклар эшләячәк:
«Бар заманнар өчен истәлек» экскурсиясе.
«Этно-look матрешкалар» мастер-классы.
«Нәтиҗәле иҗат» шигъри турнир.
«Халык горурлыгы – туган тел» танып белү-уен программасы.
«Милли ризыклар» күргәзмә-ярминкәсе.
«Бар халыклар бердәмлегендә һәм татулыгында» китап күргәзмәсенә күзәтү.
Сезне бәйрәмдә күрүебезгә шат булачакбыз!