Городская детская библиотека - филиал № 17

«Китапханәдә сине дусларың көтә» (6+)

27 май көнне 17 нче санлы китапханәдә Гомумроссия Китапханәләр көненә багышланган «Китапханәдә сине дусларың көтә» исемле Ачык ишекләр көне узды. Әлеге көн кысаларында «Әкият яши торган йорт» исемле бәйрәм иртәсе оештырылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар алып баручы апалары белән бергәләп тылсымлы әкиятләр сукмагы буйлап үтте. Балалар «Әкият героен таны», «Бутагыч», «Тылсымлы сандык» уеннарында катнашты, рәсемнәр буенча әкият исемнәрен атады, «Әкиятләр – безнең дусларыбыз» викторинасы сорауларына актив рәвештә җавап бирде. «Алтын ачкыч» музыкаль бәйгесендә әкият персонажларын сурәтләү балаларга аеруча ошады. Алар бик зур кызыксыну белән рус халкының «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерде. Чара азагында балалар китап күргәзмәсе белән танышты һәм китапханәгә чакыру билетлары алды.

Боровецкое бульварында Либмоб узды. Китапханәчеләр үтеп баручыларга «Китапханәгә ничек барырга?» дигән сорау бирде, визиткалар өләште һәм китаплар белән дус булырга өндәде.  Балаларын китапханәгә озата килгән әти-әниләр өчен «Китап укучы бала әти-әнисе булу» турында консультация үткәрелде.