Городская детская библиотека - филиал № 17

«Сугышның изге битләре» (6+)

Сугыш – кеше гомерендә иң зур фаҗига. Илебез халкы җилкәсенә төшкән 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы аеруча авыр була. Бөек Җиңү көне – 9 май алдыннан шәһәребезнең Боровецкий бульварында урнашкан Ватан өчен гомерен биргән геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәлдә «Сугышның изге битләре» исемле китап десанты «төшеп утырды». Китапханә хезмәткәре балаларга сугыш китергән кайгы-хәсрәт турында сөйләде, сугыш чорының трагизмын, халкыбыз өлешенә тигән сынауларның, югалтуларның, җимерелүләрнең авырлыгын төшендерергә тырышты.  Тормышны яратучы, һәр таңны кояш нурларына сөенеп, кыр чәчәкләренең тәмле исен тоеп каршы алучы балаларга аеруча авыр була. Булган барлык матурлыкны көтмәгәндә сугыш өзә дә куя...

Укучылар китапханәченең шул дәһшәтле вакыйга турында сөйләвен кызыксынып тыңлады, сугыш турындагы китаплар белән танышты һәм шул чорның яшь геройлары турындагы хикәяләрне ишетте.  Балалар үзләре дә сугыш темасын чагылдырган шигырьләрне ятлап килгән иде. Алар «Прадедушка» җырын башкарды. Чара азагында укучылар сугышта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.