«Тәмәке тартучы – ул үз-үзенә дошман» (12+)
10 апрель көнне 17 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Тәмәке тартучы – ул үз-үзенә дошман» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Чара барышында укучылар тәмәке тартуның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алышты, начар гадәтне кисәтү һәм аны җиңеп чыгу турында сөйләде. Балалар Россиядә тәмәке барлыкка килү, тәмәке төтене составында ниләр булуы һәм тартучыга нинди чирләр белән авыру куркынычы янавы хакындагы чыгышны игътибар белән тыңлады. Укучылар «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» презентациясен карады, «Тәмәке төтене кочагында» викторинасында, «Әйе – юк» уенында катнашты, әлеге зарарлы гадәт нәтиҗәсендә үлүчеләр санының көннән-көн арта баруы турында белде.
Фикерләшү барышында яшүсмерләр үсеп килүче организмга никотинның нинди зыян салуын ачыклады, образга кереп тәмәкедән баш тарту вакыйгасын уйнап күрсәтте. Чара ахырында балалар сәламәт тормыш рәвеше алып бару мөһим дигән нәтиҗәгә килде.