Городская детская библиотека - филиал № 17

«Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясе (6+)

6 март көнне Үзәк балалар китапханәсе  «Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясенә кушылды.

Чарага мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар килде. Китапханәчеләр балаларга әлеге Көннең тарихы турында сөйләде, аларны Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рөстәм Мингалим, Фәнис Яруллин һәм башкаларның иҗатлары белән таныштырды. Сәнгатьле итеп уку өчен рус һәм татар телендә Абдулла Алиш исемендәге премиия лауреатларының иң кызыклы әсәрләре сайлап алынган иде. Алып баручылар А.Алиш варисларының шигырьләр һәм хикәяләрен укыды, Р.Корбан китабы буенча табышмаклар әйтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар кызыксынып китаплар белән танышты, А.Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен карады.  Укучылар исә җирле язучыларыбызның шигырьләрен cәнгатьле итеп укыды. Китапханәдә «Алиш варислары» исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде.