Городская детская библиотека - филиал № 17

Һөнәрләр дөньясында (12+)

1 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә урта сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләр дөньясында» дип аталган мавыктыргыч квест-уен үткәрелде.

Уен китапханәнең төрле зоналарында узды һәм һөнәрләрнең исемен җыярга кирәкле хәрефләрне эзләүдән гыйбарәт булды.  Малайлар һәм кызлар, кызыксынып, юнәлеш бирүче «ачкыч»ларны эзләде һәм юлларында очраган сынауларны үтте: табышмаклар чиште, «Һөнәре буенча кем...?» уенында катнашты, «Һөнәрләр калейдоскобы» исемле китап күргәзмәсе белән танышты, «Ә син таныйсыңмы...?» дип аталган викторина сорауларына җавап бирде. Квест-уенда катнашучылар тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәтте, шул ук вакытта бик күп уңай тәэсирләр алды. Чара балаларның «Сирәк һөнәрләр» презентациясен каравы белән тәмамланды.