Городская детская библиотека - филиал № 17

Балачак сак астында (12+)

18 октябрь көнне 17 нче санлы китапханә Халыкара бала хокукларын яклау көненә багышланган «Балачак сак астында» дигән интеллектуаль-хокукый квиз үткәрде. Командаларга бүленеп, балалар хокукый белемнәр дөньясына кереп чумды. Интеллектуаль квизның һәр этабында балалар төрле биремнәр үтәде.  

Беренче этапта укучыларга «Закон әкиятләрдә» уены тәкъдим ителде, алар хокук бозуны тасвирлау буенча әкиятнең исемен, үзләренең ышанучанлыклары һәм ваемсызлыклары аркасында катлаулы һәм авыр тормыш хәлләрендә калган персонажларны таныды. Мәктәп укучылары кайсы әкият геройларының нинди хокуклары чикләнүен ачыклады. 

Киләсе этаптагы «Хокуклар кайда, ә вазифалар кайда» уенында балалар үзләрен төрле хокукый хәлләрдә сынап карады һәм аларны чишү юлларын эзләде. 
«Гражданин булырга өйрәнәм» уен биреме вакытында катнашучылар, үзара ярышып, теге яки бу гамәлнең нәтиҗәләрен күрергә тырышты, катлаулы тормыш хәлләрендә калганда үзеңне ничек тотарга икәнлеге, кайчан дәүләт һәм закон ярдәменә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге һәм кирәклеге турында белде. Шулай ук чара кунаклары бик теләп «Хәрефләр буталчыгы» уенында барлык шифрланган сүзләрне тапты.

Хокукый тәрбия буенча «Мин – бала! Мин хокуклы!» видеоязмасын карап, катнашучылар законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясады.