Әбием сандыгы (0+)
17 нче санлы китапханәдә узган чарада катнашучылар «әбиләр сандыгы»на күз салды, татар халык көнкүреш әйберләре һәм мәдәнияте, сәнгать һәм декоратив-гамәли иҗат, борынгы кирәк-яраклар белән танышты. Алып баручы кул эшләре белән шөгыльләнүнең төрле төрләре турында сөйләде, калфак тегү серләрен ачты, халык осталары эшләнмәләрендә кулланылучы бизәкләрне күрсәтте. Чара барышында балалар борынгы татар гореф-гадәтләре дөньясына чумды, «Йөзек салыш», «Калфагым» халык уеннары уйнады. Нәни китап сөючеләр башкаруындагы җырлар һәм биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде.