Городская детская библиотека - филиал № 17

«Куркынычсыз интернет» квест-уены (6+)

9 февраль көнне китапханәдә «Куркынычсыз интернет» квест-уены узды. Чара башында китапханәче глобаль челтәрнең файда гына түгел, куркыныч та тудырырга мөмкинлеге турында мавыктыргыч итеп сөйләде, интернетта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен санап чыкты.  Квестта 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Балаларга тукталышлар күрсәтелгән маршрут кәгазьләре тәкъдим ителде. Квест анда билгеләнгән тәртиптә барлык этапларны узуны күз алдында тотты. Һәр тукталышта командалар сорауларга җавап бирде һәм иҗади биремнәр үтәде, табышмаклар, ребуслар чиште. Һәр турда дөрес җавап өчен катнашучылар хәреф алды, уен ахырында әлеге хәрефләрдән сүз җыярга тиеш булдылар. «Эзләрне тап», «Интернет куркынычсызлыгы», «Уйлап тап», «Интернет – аның яклы һәм каршы» тукталышлары балаларга бик ошады. Чара азагында «Интернет дөньясы һәм Мин» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.