Городская детская библиотека филиал №17

«Шәһәребезнең Җиңү урамнары» дәрес-сәяхәт (6+)

26 февраль көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 17 нче санлы китапханәдә «Шәһәребезнең Җиңү урамнары» дигән дәрес-сәяхәт үткәрелде.

Яр Чаллыда якынча 230 проспект, урам, тыкрык һәм бульварлар бар. Китапханәче Бөек Ватан сугышында Ватанны саклап көрәшкән батырларның исемнәре белән аталган урамнар турында сөйләде. Бу ГЭС бистәсендәге М.Җәлил проспекты, Җиңү, маршаллар Г.К. Жуков, В.И. Чуйков, генерал-полковник А.А. Жданов, Лиза Чайкина, Олег Кошевой урамнары, Г. Гафиятуллин тыкрыгы һ.б.

Чара барышында балалар китаплардан бу геройлар турында белешмә мәгълүмат эзләп табарга өйрәнде. Укучылар яшь буынны ветераннарга һәм өлкәннәргә карата ихтирам белән карарга өйрәтүче «Буын» («Поколение») фильмын карады.

Чара азагында тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.