Городская библиотека - филиал № 12

«Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши туган тел» (6+)

12 нче татар китапханәсе 23 апрель көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары өчен татар халкының сөекле улы, шагыйрь Г.Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан «Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши туган тел» дип исемләнгән телдән журнал уздырды. Укучылар бөек шагыйрьнең ачы язмышы, гыйбрәтле тормыш юлы һәм аның күпкырлы иҗаты белән танышты. Чара кызыклы һәм эчтәлекле электрон презентация белән үрелеп барды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарды, китаплары белән танышты. Кичә Габдулла Тукай иҗат иткән халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.