Китаплы балачак күңелләрдә мәңге калачак
4нче июль көнне Чаллы мөхтәсибәтенең “Хәзинә” мөселман балалар клубы татар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәчеләр әниләрне Чаллы язучыларының балалар өчен язган әсәрләре белән таныштырдылар. Балалар татар телендә Абдулла Алиш әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар карадылар, пластилин ярдәмендә язма мирасыбыз булган иске имля (гарәп ) хәрефләрен әвәләп ясадылар. Гарәп язулы татар имлясы 922 елдан 1929 елга кадәр киң кулланылган.