Городская библиотека - филиал № 12

“Тел эчендә милләт җаны” бәйгесенә йомгак ясалды

25нче апрель көнне 12нче санлы татар китапханәсендә “Тел эчендә милләт җаны” исеме астында үткәрелгән төбәкара шигъри видеобәйгегә йомгак ясалды. Бәйге “Күңел” радиосы белән берлектә татар теле, татар әдәбиятының дәрәҗәсен арттыру, мәдәниятебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан оештырылган иде. Бәйге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре арасында үткәрелде. Бәйгедә барлыгы 26 балалар бакчасыннан 61 кеше катнашты. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗәле дипломнар тапшырылды. Шулай ук ике номинациядә - “Иң милли рухтагы шигырь сөйләүче” һәм  “Туган телгә һәм туган илгә мәдхия” номинацияләрендә – җиңүчеләр билгеләнде.

Дипломнарны  “Күңел” радиосы алып баручысы Вахитов Райнур Мулланур улы тапшырды.

“Күңел” радиосының махсус бүләгенә ия булган җиңүчеләр ”Шатлык” 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Бабаева Резеда Марат кызы һәм  78нче “Чыршыкай” балалар бакчасында татар телен укытучы Баһаветдинова Әлфирә Нәкыйп кызы белән 26нчы апрель көнне “Күңел” радиосының туры эфирында әңгәмә үткәрелде.

Бәйгенең нәтиҗәләре белән Яр Чаллы шәһәренең "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" сайтында (библиотека-челны.рф) танышырга мөмкин.