«Мәшһүр татар тарихчысы, галим, педагог һәм сәясәтче Һади Атласи»: тарихи кичә (18+)
11 февральдә 12нче китапханә хезмәткәрләре Һади Атласины искә алу кичәсе уздырды. 2026 елда Татарстанда халкыбызның тарихын торгызу, социаль һәм милли аңын уяту, милли азатлык өчен ару-талуны белмичә эшләгән күренекле галим, зур җәмәгать эшлеклесе, танылган педагог һәм публицист, актив журналист Һади Атласиның тууына 150 ел тулу билгеләп үтелә.
Кичәгә Һади Атласи исемендәге бүләк ияләре – танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, Түбән Новгород өлкәсеннән төбәк тарихын өйрәнүче Хөсәен Аймалетдинов чакырылган иде. Китапханәче Һади Атласиның якты исемен һәм иҗади мирасын халыкка кайтаруның озын юлы турында сөйләде. Һади Атласи турында «Соңгы туранчы» дигән китап чыгарган, дистәләрчә мәкаләләр язган Фәүзия Бәйрәмова китап укучыларны галимнең тормышы һәм тарихи әсәрләре белән таныштырып үтте. Айдар Хәлим Һади Атласиның милли мәгариф системасын булдыру өлкәсендәге хезмәтенә югары бәя бирде. Хөсәен Аймалетдинов чит төбәкләрдәге милли хәлнең торышы, телне, динне, тарихны саклау өчен уздырган проектлары турында сөйләде.
Тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гыйбадуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллыдагы элеккеге рәисе Галимҗан Зарипов, шәҗәрәләр төзүче Дамир Шәйхетдинов, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Әхмәдишин чыгышларында Һади Атласины көчле рухлы, какшамас шәхес буларак тасвирлады, «татарның милли азатлык көрәшчесе» дип атады, 1938 елның 15 февралендә атып үтерелгән 9 татар зыялысын онытмаска, аларның тарихын килер буыннар өчен дә язып калдырырга өндәде.