«Гүзәл калам – Яр Чаллы» туган якны өйрәнү сәгате (6+)
27 гыйнварда 12 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч чара — «Гүзәл калам – Яр Чаллы» дигән туган якны өйрәнү сәгате уздырды. Ул ике мөһим датага: Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм «КАМАЗ» маркалы беренче йөк автомобиле чыгуга 50 ел тулуга багышланды.
Чара барышында балалар үз туган калалары тарихына кереп чумды, аның кечкенә генә авыл җирлегеннән Чулман буендагы эре заманча сәнәгать үзәгенә кадәр үсеш юлын күзәтте. Укучылар Чаллы шәһәренең барлыкка килүенең төп этаплары турында күзаллаулар алды һәм төбәк үсешенә йогынты ясаган танылган шәһәрдәшләр тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты.
Балаларда туган җиргә мәхәббәт уятып, «Минем калам — Яр Чаллым» дигән видеоролик күрсәттеләр. Аннан соң «Мин яши торган шәһәр, минем яраткан шәһәрем» дигән мавыктыргыч викторина узды. Катнашучыларга шулай ук «Мин яши торган шәһәр» дигән китап күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим иттеләр.