«Эчке дөньяга әдәби ачкыч»: очрашу (12+)
12нче китапханәдә филолог, татар һәм гарәп телләре укытучысы, журналист Насыйбуллина Гөлфия Локман кызының «Кайтып киләм» исемле тәүге хикәяләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды. Чарада китапханәнең китап укучылары, педагогика көллиятенең сүз сәнгате һәм әдәби иҗат белән мавыгучы студентлары катнашты.
Гөлфия Локман кызының әсәрләрендә криминаль сюжетлар, күңелне өшетә торган драмалар, явыз, кабахәт кеше образлары юк. Автор гади авыл яки шәһәр кешеләренең көндәлек тормышына игътибар бирә, көндәлек хәлләр һәм көндәлек мәшәкатьләр аша кеше характерларын ача. Аның геройлары тыныч шатлыклар һәм кайгылар белән яшиләр, китап укучыларга матурлыкны вак-төяк әйберләрдә күрергә, тынычлык, өй җылысы атмосферасына үтеп керергә мөмкинлек бирәләр. Педагогика көллияте укытучысы, филология фәннәре кандидаты Альбина Җәүдәт кызы Кәрамова үз чыгышында әнә шуларны ассызыклады.
Очрашуда туган телдә фикерләү, иҗат итү осталыгын үстерүгә һәм әдәби әсәрләрдә әхлак һәм гомумкешелек кыйммәтләрен чагылдыру мәсьәләсен тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Гөлфия Насыйбуллина катнашучыларны, татар әдәбиятының иң яхшы традицияләрен, туган телгә һәм мәдәнияткә хөрмәт саклап, югары сәнгать әсәрләре иҗат итәргә омтылырга чакырды.