«Бөек Болгар» тарих сәгате (6+)
23 октябрьдә 12 нче китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен туган як турында тарих сәгате уздырды. Борынгы заманнар тарихы дөньясына кереп чумып, балалар борынгы болгарларның мәдәнияте белән танышты, дөнья диннәренең берсе – ислам, мөселмн гореф-гадәтләре һәм Татарстанда дөньяви мәдәният һәйкәлләрен торгызу турында мәгълүмат алды. Чара азагында казу эшләре, рухи хәтер үзәкләре буларак мәдәни-тарихи әһәмияткә ия объектларны, сәүдә һәм кәсеп үзәкләре буларак шәһәрләрне торгызу, төзелеш һәм архитектура, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төрле казанышлар белән таныштыручы Бөек Болгар тарихы һәм мәдәнияте буенча китапларга аерым игътибар бирелде. Балалар тарихтан бик күп яңа һәм кызыклы белемнәр алды, ә кайберләре хәтта Болгар музей-тыюлыгының матурлыгы һәм бөеклеге турында үз кичерешләре белән уртаклашты.