12нче татар китапханәсе «Тел – милләт сакчысы» дигән темага чара үткәрде
21нче февраль көнне 12нче татар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Тел – милләт сакчысы» дигән темага телдән журнал үткәрде.
2000нче елдан 21нче февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән «Халыкара телләр көне»н билгеләп үтә. Яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Шулай гына, милләт буларак, үзеңнең үзенчәлегеңне саклап калырга мөмкин. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә.
Чарада укучыларга татар теленең ЮНЕСКО игълан иткән 14 иң коммуникатив тел исемлегенә кертелүе, Татарстанның дәүләт теле, таралышы буенча Русиядә икенче тел булуы турында сөйләнде. Шулай ук 2018нче елдагы юбиляр балалар язучылары иҗатына күзәтү үткәрелде, сөйләм үсешен үстерүче грамматик башваткычлар, тел шомарткычлар кулланып, уеннар оештырылды. Соңыннан тел, тарих, мәдәният, рухи байлык, милли гореф-гадәтләр – милләтнең нигезе булуы, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан аларга игътибар даими булырга тиешлеге ассызыкланды.