Танылган сынчы-рәссам Бакый Урманчега багышланган кичә узды
20нче февраль көнне 12нче санлы татар китапханәсе Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында татарның танылган сынчы-рәссамы Бакый Урманчега багышланган кичә уздырды. Әлеге чара телдән журнал формасында үткәрелде һәм электрон презентация белән үрелеп барды.
Бакый Идрис улы Урманче – рәссам, скульптор, график, фотограф, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты. Телдән журналның беренче битендә укучылар Бакый Урманченың рәсем сәнгатендә татарлар арасында беренчеләрдән булып дөнья күләмендә танылу алган шәхес икәнен белделәр. Журналның икенче бите рәссамның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Телдән журналның соңгы битендә Урманче калдырган зур мирас - дүрт меңнән артык график, 300дән артык нәкыш эшләре, 150дән артык скульптура әсәрләре - турында сөйләнелде. Аларның күпчелеге Казан сәнгать музеенда саклана.