«Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы» китап күргәзмәсе янында әңгәмә (16+)
11 августта 12 нче санлы китапханә укучылар өчен «Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә уздырды.
Укучылар дару үләннәренең шифалы үзлекләре, аларның күптөрлелеге, аларны җыю, саклау, киптерү һәм куллану кагыйдәләре белән танышты, юкка чыга баручы төрләре, Кызыл китапка кертелгән сирәк культуралар турында белде. Безнең бакча тирәләрендә үсүче дару үләннәренең үзлекләре турында сөйләнде — бу тырнак гөл (календула), тузганак, кычыткан, бака яфрагы һ.б.. Чарада катнашучылар чирләрне халык ысуллары, яхшы таныш булган һәм безнең җирлектә үсүче үләннәрдән кайнатмалар һәм төнәтмәләр белән дәвалауның үз мисалларын китерде.
Китап күргәзмәсе укучыларга табигатьтә һәм кеше тормышында дару үләннәренең роле турында үз белемнәрен киңәйтергә һәм баетырга ярдәм итте.