Городская библиотека - филиал № 12

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә Акция (0+)

8 июльдә 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен Гаилә һәм тугрылык көненә багышланган акция уздырды. Китапханәчеләр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, гаилә һәм никахны яклаучы изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийлар турында сөйләде. 

Чара гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, әхлакый ориентирларны ныгытуга юнәлдерелгән иде. Укучылар кәгазьдән ромашкалар кисеп, аларда үз якыннарына теләкләр язды, гаиләгә багышланган табышмаклар чиште.