«Беркем онытылмады, бернәрсә онытылмады… » танып белү уен-викторинасы (6+)
7 майда 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «4 нче Балалар эколого-биологик үзәге» педагогы Газизова Р.М. белән берлектә кече мәктәп яшендәге балалар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган чара уздырды. Чара башында китапханәчеләр сугыш елларында совет халкының героик батырлыгы турында сөйләде. Алга таба балалар викторина сорауларына җавап бирде, кроссворд, ребуслар, бөек сугышлар, герой-шәһәрләр, хәрби техника, хәрби исемнәр турында табышмаклар чиште.