12нче санлы китапханә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган кичә үткәрде
12нче санлы татар китапханәсе югары класс укучылары өчен мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Шиһабетдин Мәрҗани - милли яңарышка нигез салучы» дигән кичә үткәрде. Шиһабетдин Мәрҗани үзенең бөтен тормышын мәгърифәтчелек идеясын таратуга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә, халыкның дөньяга карашын киңәйтүгә багышлаган. Кичәдә чыганаклар буенча күзәтүне аның тормыш юлы, гаилә шәҗәрәсе, гыйльми эшчәнлеге турында видеоязмалар тулыландырды.