«Йөрәгемә якын туган телем» әдәби кичә (6+)
21 февральдә 12нче китапханә хезмәткәрләре Халыкара туган тел көненә багышланган чара уздырды. Әлеге чарада талантлы шагыйрә Энҗе Мөэминованың тормышы һәм казанышлары турында сөйләделәр, шулай ук аның әсәрләре – шигырьләре һәм җырлары тәкъдим ителде.
Әдәби кичәдә Энҗе Мөэминованың кызы — Рәзинә Рәкыйп кызы һәм оныкчыгы — Гарифуллина Эмилия катнашты. Рәзинә Рәкыйп кызы әнисенең иҗатын онытмаулары һәм зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Эмилия Энҗе Мөэминованың «Тәңкә карлар ява» шигырен укыды.
Чара Габдулла Тукайның «Туган Тел» җыры белән тәмамланды.