«Тормыш стиле – сәламәтлек» интеллектуаль уен (12+)
23 гыйнварда 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен «Тормыш стиле – сәламәтлек» дигән интеллектуаль уен үткәрде.
Балалар өчен сәламәт тормыш рәвеше – ул мода түгел, ә ихтыяҗ. Чөнки бала үз сәламәтлеге турында кайгыртырга иртәрәк өйрәнгән саен, киләчәктә үз тормышын дөрес алып барырга җиңелрәк була. Чара танып белү һәм ярыш этапларында узды. Танып белү этабында балалар мәгълүмат алды. Ярыш этабында исә алган белемнәре нигезендә мавыктыргыч биремнәр башкардылар: кеше сәламәтлегенә йогынты ясаучы факторлар, сәламәт тормыш рәвеше кагыйдәләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту ысуллары, зарарлы гадәтләрнең зыяны турында сорауларга актив җавап бирделәр, сәламәтлек турында мәкальләр төзеделәр, ребуслар чиштеләр, бергәләп сәламәтлек формуласын китереп чыгардылар. Чарада катнашучылар сәламәтлек ул – яхшы физик форма гына түгел, ә кәеф, кешеләр белән үзара яхшы мөнәсәбәтләр, казанышлар, уңышлар һәм яшьтән сакларга кирәкле бар нәрсә дигән нәтиҗә ясады.