Городская библиотека - филиал № 12

«Батырлык ул – рухи матурлык» батырлык сәгате (6+)

22 гыйнварда 12 нче санлы китапханә Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында батырлык сәгате уздырды. 2025 Ватанны саклаучылар елы – ул календарьдагы көн генә түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотлык символы. Алып баручы балаларга төрле буын Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләде. Балалар Бөек Ватан сугышының төп көрәшләре, пионер-геройларның батырлыклары турында белде, укучыларга өлкән буынның батырлыклары, Россия Геройлары, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында Туган илебезне саклаучы якташларыбыз турында искә төшерелде.
Чара барышында балалар түбәндәге сорауларга җавап тапты: «Нәрсә ул геройлык һәм батырлык?», «Кемне Ватанны саклаучы дип атарга мөмкин?» һәм «Нәрсә ул Туган ил алдындагы бурыч?»  Чара азагында катнашучылар төрле авторларның сугыш турындагы хикәяләре һәм повестьлары белән танышты.