Городская библиотека - филиал № 12

«Юл кагыйдәләре белгечләре» уен программасы (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уен программасы уздырды. Укучыларга уен формасында юл билгеләренең, светофор сигналларының мәгънәсен аңлаттылар.

Алар табышмаклар, ребуслар, башваткычлар чиште. Һәр биремнән соң экранда җәяүлеләр өчен юл кагыйдәләренең берсе килеп чыкты. Балаларга светофор сигналларына карап юлны чыгарга һәм тротуарлар, җәяүлеләр өчен махсус юллардан гына файдаланырга, юлны чыгар алдыннан як-якка карарга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата да игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерделәр.