«Су - яшәү чыганагы» экология сәгате (6+)
Чарада балалар кеше тормышында суның роле, су турында кызыклы һәм гаҗәеп фактлар белән танышты. Диңгезләр һәм океаннар, су асты елгалары, сулыкларда һәм яшәүче балыклар һәм хайваннар турында сөйләнелде. Чара электрон презентация белән үрелеп барды, аннан укучылар суның үзлекләре, табигатьтә су әйләнеше, аның табигатьтә таралуы һәм кешенең судан ничек файдалануы турында белделәр.