«Балалар китабының каникуллары юк»: әдәби бәйрәм (6+)
12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен «Балалар китабының каникуллары юк» дигән әдәби бәйрәм уздырды.
Балалар Уку иленә әдәби сәяхәт кылды, анда иң гадәти булмаган – зур һәм кечкенә, калын һәм юка, яңа һәм борынгы китаплар белән таныша, күргәзмәдән өйләрендә уку өчен китаплар ала алды. «Уку – иң яхшы белем алу» дигән әдәби викторинаның иң актив катнашучылары бүләкләргә ия булды. Балалар һәм аларның ата-аналарына яңа китаплар турында буклетлар, китапханә күрсәтә торган хезмәтләр турында визитка һәм флаерлар тапшырылды.