«Матур гаилә – милләт горурлыгы» исемендәге диспут (12+)
12 нче санлы китапханә, татар гаиләләренең матур гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан, югары сыйныф укучылары өчен «Матур гаилә – милләт горурлыгы» исемле диспут уздырды.
Кичә барышында укучылар «Нәрсә ул гаилә?», «Кайсы яшьтә гаилә төзү яхшырак дип саныйсыз?», «Бәхетле гаилә нинди булырга тиеш?», «Нәсел агачы - шәҗәрә турында сезнең күзаллавыгыз?» дигән сорауларга фикер алыштылар. Үз гаиләләрендәге гореф-гадәт, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкәрләре, татар халык ризыкларын пешерү серләре белән уртаклаштылар, туган телебезнең бай мирасын – халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр.