Ризаэддин Фәхреддинның «Балаларга-үгет нәсыйхәт» китабы буенча әдәби сәгать (6+)
12 нче санлы китапханә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен күренекле татар акыл иясе Ризаэддин Фәхреддинның «Балаларга-үгет нәсыйхәт» китабы буенча әдәби сәгать үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны аның тормышындагы кызыклы вакыйгалар, галимнең бай әдәби мирасы, файдалы киңәшләре белән таныштырдылар, Ризаэддин Фәхреддиннең китапларына күзәтү ясадылар. Балалар белән бергә әхлак турында, тәрбияле балага хас мөһим сыйфатлар: режимны үтәү, пөхтәлек, мәктәптә һәм урамда үз-үзеңне әдәпле тоту, ата-аналарның ихтыярына буйсыну, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү турында фикер алыштылар, тормыштан мисаллар китерделәр.