Юбиляр язучы Айдар Хәлимнең иҗаты буенча әдәби сәгать (6+)
12нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен юбиляр язучы Айдар Хәлимнең «Тал баласы Талхаветдин» дигән китабы буенча әдәби сәгать уздырды. Балалар китаптан «Кайсы тәмлерәк?», «Туган тел» хикәяләрен укыдылар. Соңыннан әлеге хикәяләрнең эчтәлеге буенча фикер алышулар булды. Язучының тормыш һәм иҗат юлына багышланган электрон презентация күрсәтелде.