«Китап укучыны эзли» күргәзмә-күзәтүе (12+)
Һәр яңа китап – ул яңа ачышлар дөньясы, яңа мавыгулар, яңа фикерләр… Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз.
26 нчы август көнне 12нче санлы китапханәдә китап укучыларның китапханәгә килгән яңа әдәбият белән көтеп алынган очрашуы булды. «Китап укучыны эзли» дип исемләнгән күргәзмәгә-күзәтү ярдәмендә укучыларга төрле китаплар сайлап алырга мөмкинлек туды: детективлар һәм хатын-кызлар прозасы, классика һәм заманча авторларның китаплары, шулай ук чит ил әдәбияты. Күргәзмәгә яңа кайткан 34 әдәби китап урнаштырылган иде. Китап укучылар Гүзәл Яхинаның “Эшелон на Самарканд”, Мөнирә Сафинаның “Ай сылуы”, Зимфира Исламованың “Каракорт” китапларын һәм Равилә Шайдуллина–Муратның “Карт шомырт хатирәсе” китабының дәвамын түземсезлек белән көтеп алдылар. Китапханәче китаплар турында кыскача мәгълүмат бирде.
Һәр теләгән укучы, яңа әдәбият белән танышып, үзенә ошаган китапларны өйгә укырга алды.