Юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу (16+)
18 нче май көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе педагогия көллияте студентлары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән «Җиргә гашыйк шагыйрә» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрде.
Очрашуда китапханәче укучыларны шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды. Китапханәченең чыгышы язучының иҗатын яктырткан электрон презентация белән үрелеп барды. Шагыйрә үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, телгә, милли асылыбызга багышланган шигырьләрен укыды. Булачак педагогларга, тәрбиячеләргә туган телебезгә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләү буенча үзенең киңәшләрен бирде. Көллият студентлары шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, шигырьләрен укыдылар, Рәзинә Мөхиярнең «Кыңгырау чәчәкләре» музыкаль альбомыннан җырларын тыңладылар.
Очрашу бик күңелле узды.
Рәзинә Мөхияр – тел галиме, профессор, филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, дәреслекләр, уку кулланмалары, гыйльми монографияләр, программалар, методик кулланмалар, бихисап фәнни – методик мәкаләләр авторы.