Яңа буын драматургы (12+)
12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары белән Раилә Мөхсинованың «Кайнар токмачлы аш» китабы буенча фикер алышты. Укучылар яшь язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Шулай ук автор турында каләмдәшләренең фикерләре дә аларда кызыксыну уятты.
Фикер алышу барышында балалар әлеге китапка кертелгән пьесаларның студентлар тормышы, күрәзәлек һәм көтелгән мәхәббәт темасы турында булуын ачыклады, тәкъдим ителгән сорауларга җавап биреп, үз фикерләре белән уртаклашты, китаптан өзекләр укып, сурәтләнгән вакыйгаларга һәм геройларның гамәлләренә бәя бирде. Сөйләшү бик җанлы һәм эчтәлекле узды.
Раилә Мөхсинова – «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсе һәм КДУның татар студентлары газетасы «Тәрәзә» эшчәнлегендә актив катнаша. «Иделем акчарлагы», «Таян Аллага», «Алтын каләм», «Шигъри сабантуй» иҗат бәйгеләрендә җиңүләр яулый. «Яңа татар пьесасы – 2004» конкурсында лауреат исеменә лаек була.