Китапханәдә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» онлайн-фестивале узды (0+)
Фестивальнең онлайн-кунаклары Чаллының танылган язучылары белән очрашты. Чара барышында укучылар башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Интернет-кулланучылар мастер-класста гарәп алфавиты белән таныштылар.
«Гаиләмнең яраткан китабы», «Әти, әни, мин – китап укучы гаилә» бәйгеләренә нәтиҗә ясалды һәм аларда катнашкан гаиләләрнең эшләре тәкъдим ителде.