СПИД проблемасына багышланган танып-белү сәгате 16+
12нче санлы татар китапханәсе өлкән сыйныф укучылары өчен СПИД проблемасына һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган танып-белү сәгате үткәрде. Укучылар Халыкара СПИДка каршы көрәш көненең тарихы һәм аның символы – кызыл тасма белән таныштылар, СПИД һәм ВИЧ – инфекциянең нәрсә икәнлеге турында , йогышлану юлларын, нинди профилактика чараларын үтәргә кирәклеген белделәр.