Городская библиотека - филиал № 12

Яңалык

«Үзеңне үзең сакла» видеодәресе (16+)

4 февральдә 12 нче санлы китапханә укучылар өчен яшүсмерләрнең игътибарын хәзерге заманда сәламәтлекне саклауның әһәмиятенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Үзеңне үзең сакла» дигән видеодәрес үткәрде.

«Эчке дөньяга әдәби ачкыч»: очрашу (12+)

12нче китапханәдә филолог, татар һәм гарәп телләре укытучысы, журналист Насыйбуллина Гөлфия Локман кызының «Кайтып киләм» исемле тәүге хикәяләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды.

«Бөек Болгар» тарих сәгате (6+)

23 октябрьдә 12 нче китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен туган як турында тарих сәгате уздырды.

«Еллар аша Җиңү авазы яңгырый» квиз-уены

17 июльдә 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Перекресток» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге хезмәтләрен кулланучылар өчен квиз-уен уздырды.

«Беркем онытылмады, бернәрсә онытылмады… » танып белү уен-викторинасы (6+)

7 майда 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «4 нче Балалар эколого-биологик үзәге» педагогы Газизова Р.М. белән берлектә кече мәктәп яшендәге балалар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган чара уздырды.

«Каюм Насыйриның әхлак әлифбасы» телдән журнал (6+)

Татарстанда 2025 елда татар галим-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу бәйрәм ителә, мондый указны республика рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. 24 февральдә 12 нче санлы китапханә «Каюм Насыйриның әхлак әлифбасы» дигән телдән журнал уздырды.

«Юл кагыйдәләре белгечләре» уен программасы (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уен программасы уздырды. Укучыларга уен формасында юл билгеләренең, светофор сигналларының мәгънәсен аңлаттылар.