Центральная библиотека

Җиде бөртекнең берсе - Гөлсинә

Моннан утыз еллар элек, татар китаплары шәһәр китапханәсенең бәләкәй генә булмәсендә караңгы почмакта барлыгы берничә стеллажда торган. Хәзер Үзәк китапханәнең икенче катында татар һәм Туган як турында китаплар аерым бүлектә урнашкан. Биредә татарча газета-журналлар белән дә танышырга мөмкин.

   Шәһәрнең үзәк китапханәсендә кырык ел хезмәт куйган, шуның чирек гасырын директор булып эшләгән Гөлсинә Габдрахманова  белән әңгәмәбез татар китабы, гомумән, китап язмышы турында  сөйләшудән башланды. Эшли генә башлаган елларыннан бер бабай  аеруча исендә калган аның.

– Кызым, татарча китап бир әле, – ди икән. – Тик сугыш турында бирмә, чөнки мин үзем сугыштым. Сугыштан соңгы еллар да кирәкми  – үзем төзедем. Миңа тарихи китаплар бир.

Бабай килгәч, тагын нинди китап бирермен, дип аптыраган чаклары хәтерендә Гөлсинә ханымның. 1974 елда, әле студент кыз буларак, аңа Увада, Удмуртиянең милли китапханәсендә булырга туры килә. Иң алгы киштәләрдә – удмурт теленә багышланган китаплар. Практика  вакытында районнарга йөриләр. Авыл китапханәләрендә дә иң түрдә туган як турында эсәрләр. Методист булып эшли башлагач, иң беренче эш итеп, авылларга туган як турында китаплар кайтарта башлый.

– Гарәп хәрефле китапларны бетергәннэр, – ди Гөлсинә ханым, – аның урынына калган латин язулыларын 1946 елда юк иткәннэр. Китапханәдә бүген  кириллица белән язылган беренче татар китаплары – шуннан соңгылар.

Гөлсинә Габдрахманова эшли башлаганда, биредә Роза Тюняева эшләгән була әле.

–  Роза Федоровна бик тәрбияле, тәжрибәле китапханәче иде. Ул минем өчен үрнәк булды. Китапханә музеен булдыру турында хыялланды. Соңыннан мин шул уй белэн янып йөрдем.

Китапханәчеләр тырышлыгы белән сакланып калынган барлык материал, җиһазларны махсус булмәгә җыеп, музей итеп оештырганнар. Роза ханыма гына хыялының тормышка ашуын курергә язмаган.

Методист буларак, Гөлсинә Габдрахманова авыл­ларга куп йөри. Танайка, Покров юллары ничә тапкыр җәяу уралган! Бервакыт шулай Танайкадан җәяүләп, урман аша төнлә генә кайтып керә. Икенче көнне иртүк эшенә шалтыраталар.

– Анфиса Григорьевна Танайкадан шалтырата, китапханә мөдире. Ул мине урманга кадәр озатып куйган иде. Исән-сау кайтып җиттеңме, дип соравы икән. Һәр авылда китапханә мөдирләре мине үз кызларыдай якын күрде, – ди Гөлсинә ханым.

Татар Чаллыда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре семинарына әзерләнәләр. Яңа гына акшарлап чыгарылган терлекчеләр йортында Гөлсинә тәрәзә юа, "кызыл почмак"ны тәртипкә китерә. Шунда эшләүче терлекчеләр килеп кергәч, чиста тәрәзәләргә исләре китә, ничек шулай булдыра алганын сорыйлар.

–  Мине шулай өйрәттеләр, – дип жавап бирдем, ди ул көлеп. Әти-әнисе гаиләдә балаларын эшкә күнектереп кенә калмаган, һәр башкарган эшен җиренә җиткереп эшләргэ өйрәткән.

Турай, Псәй, Бәзәкә авылларында урнашкан китапханәләргә дә куп йөрергә туры килә аңа (ул елларда Менделеевск белән Алабуга районнары бер була). Эш белән барган саен, Бәзәкә авылының матурлыгы ошый. Яшь китапханәченең башына хәтта шушы авыл егетенә кияүгә чыксам иде, дигән уй да килә, һәм, гаҗәеп, теләге кабул була. Дөрес, алар соңрак, Алабугада өмә вакытында танышалар.

Бәзәкәдә туып ускән Рәшит тә Казанда укыган бу­лып чыга, уртак сййләшер сузләр, темалар табыла. Шулай итеп, Бәзәкәгә килен була Гөлсинә. Тормыш иптәшенең әти-әнисен дә үзенеке кебек якын курә.

1989 елда, илдә демократик үзгәртеп корулар башлангач, китапханә директорын сайлап куялар. Аңа кадәр директор булып эшләгэн тәҗрибәле Мария Шаронова лаеклы ялга китеп, аньң урынына икенче кеше эшләп йөргән вакыт була. Гөлсинә Габдрахманованы сайлыйлар. Беренче ел кыенрак туры килә, билгеле, әмма ул коллективка бик рәхмәтле. Аеруча Нәзифә Сафина, Валентина Мухсинова, Нүрия Закирова акыллы киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итә.

– Дөрес, эшкә килучеләр арасында төрлесе булды, әмма күңеле ятмаганнар китә барды, - дип искә ала Гөлсинә ханым. – Өч ел эшләп, узен яхшы яктан күрсәткәннәр кала иде. Китапханәченең хезмәт хакы куп тугел бит, чынлап үз һөнэрен яратучылар гына эшли биредә. Соңгы елларда китапханә системасында да автоматлаштыру башланды, таләпләр дә артты. Китапханәче бертуктаусыз уз өстендә эшләргә, һәр яңалык белән танышып барырга тиеш. Татарстан мәдәният министры урынбасары Мөҗип Таҗи улы Низамиев, курешкән саен, нинди китап укыдың дип сорый иде.

Хезмәт вазыйфасы буенча Гөлсинә ханым даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге җитэкчеләр белән очрашып тора. Мәсәлән, 2001 елда Танайкада мәдәният йорты һәм китапханә ачылу тантанасына Минтимер Шаймиев (ул вакытта Татарстан Президенты) чакырыла.

Шул ук елны (2001 ел Татарстанда Яшьләр елы буларак билгеләп үтелде) яшьләр көненә, 27 июньдә, Яшьләр китапханәсе ачыла. (2009 елда ул Үзэк китапханә бинасына кучә).

Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендэ дөньяга килгән "кыз туган авылы итеп Илмәтне саный, чөнки аларның гаиләсе авылга кайтканда, ана нибары өч кенә яшь була. "Ни генә эшләсәгез дә, эшегез матур булырга тиеш", - дип әйтэ торган була әтиләре. Җиде бала үскән гаиләдә туганлык мөнәсәбәтләре бик нык, һәр гаилә дә моның белән мактана алмый.

Мәктәпне тәмамлагач, пионервожатый булып бер ел эшләгәннән соң 1971 елда, Гөлсинә Казанга укырга барырга карар кыла. Мәдәният институтын тәмамлый.

– 90 бала укыдык, бөтенебез бер-беребезне белә идек. Бер тулай торакта укытучылар да, студентлар да яшәде. Софья Грызунованы бик якын курдек. Ул безгә библиография фәнен укытты. Узенә бик ошаган булгандыр инде, Софья Семеновна Веро­ника Тушнованың шигырьләрен шулкадәр тәэсирле укый иде, аны тыңлаганда, кузләр яшькәчыланмый калмады, – ди Гөлсинә ханым. – Мин үз эшемне бик яраттым. Тормышта яхшы кешеләр генә очрап торды. Алабугада эшли башлаганда, башта фатирда тордым. Фатир хуҗасы – Мөнҗия апа, әнисе Рәбига әби исэн иде эле, икәулэшеп кич әштэн кайтканымны көтеп торалар иде.

Күңеле яхшыга мәрхәмәтле кешеләр тартыәладыр инде. Профком рәисе булганда, үзе дэ китапханәчелэргә фатир юллап, купме бусага тапәтаган. Лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрне дә игътибардан читка калдырмыйча, хәллэрен белешеп, бәйрәмнәргэ чакырып тору үзәк китапханә коллек-тивында матур традициягә әйләнгэн.

Кеше булган кешедә мең кешенен эше бар, диләр. Тиктормас һәм тынгысыз Гөлсинә Гайфетдин кызы җәмәгать эшлэренә дә, кызы Эльвира һәм улы Ленар гаиләсенә ярдэм итәргэ дә вакыт таба. Тормыш иптәшен югалту кайгысын кичерергә оныклары булыша.

– Китапның сихри көчен мин пенсиягә чыккач кына аңладым, – ди Гөлсинә ханым. – Мөхәммэт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек классикларыбызның әсәрләрен яңадан укыйм. Һәр укучыга алар төрле вакытта төрлечә ачыла бит. Мин аларны укып туя алмыйм. Аларның тормыш тәҗрибәсе, акылы тач калдыра. Шәмсия Җиһангирова, Флера Тарханова шигырьләрен яратып укыйм. Үзебезнекеләрдән Гөлзада апа иҗатын бик хөрмәт итәм.

Китаптан башка тагын бер яраткан шөгыле бар аның: ул да булса – бәйләү. Бәйләгән һәр әйберсе – үзенчәлекле кул эшләренең кабатланмас үрнәге.

Китапларга килгәндә, Гөлсинә Габдрахманова аларны бәһасез кыйммәткә саный һәм хезмәт юлын шул кыйммәтләргә багышлавыннан бик канәгать.

Зөлфия ПРИМАКОВА