Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Яңалык

Толстойны укыйбыз.

10 сентябрь китапханәче Илмәт балалар бакчасы балаларын Л.Н.Толстой белән таныштырды.

Татарстан минем туган йортым.

29 август китапханәче балалар белән Татарстан көненә багышланган әңгәмә уздырды.Татарстанга багышланган китаплар,фотосурәтләр каралды,сорауларга җавап бирелде.

Күңелле стартлар.

Җәйге ялда китапханәче балалар белән төрле уеннар,ярышлар уздырды.

Пушкинны укыйбыз

июнь Пушкинны искә алу көне буларак,Илмәт китапханәсе “Читаем Пушкина” акциясендә катнашты.Балалар белән саф һавада Пушкинның әкиятләре кычкырып укылды.

Җиңү бәйрәме

8 Май көнне Ядегәр авылында һәйкәл ачу тантанасы булды.Бәйрәмне Зөлфия Хафизовна котлау сүзләре белән башлап җибәрде.Һәйкәл ачуны Ядегәр авылының иң өлкән карты һәм сугыш ветераны Назипов Мулла Назип улына тапшырдылар.

«Без Тукай оныклары»

27 нче апрельдә китапханәче Гөлнара Ахметшина Илмәт балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.Балаларга “Шүрәле” әкияте күрсәтелде.Шулай ук Тукайның шигырьләре укылды һәм китаплары белән таныштылар

«Тарих эзлэреннэн»

Китапханәче Ахметшина Гөлнара Илмәт авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны Шиһабетдин Мәрҗәни белән таныштырды.Балалар язучының кыскача биографиясе белән таныштылар һәм шигырь укылды.

Үлемсез шагыйрь

Илмәт китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм булып узды.Балалар белән язучының биографиясе өйрәнелде,тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кроссворд чишелде ,викторина сорауларына җавап бирелде һәм шигырьләре кычкырып укылды.

Л.Н.Толстой атналыгы

1 февраль Илмәт китапханәсендә рус язучысы Л.Н.Толстойга багышланган кичә билгеләп үтелде.Китапханәче балаларга язучының биографиясенә һәм иҗатына багышланган презентаөия күрсәтте.Шулай ук язучының балалар өчен язган хикәяләре кычкырып укылды.

Әкиятләр иленә сәяхәт

4 нче январь Илмәт авылы китапханәсендә клуб эше буенча “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби табышмаклар кичәсе булып узды.

Яңа 2018 ел

Илмәт авылы китапханәчесе авылдашлар белән бергә мәдәният йорты ишегалдында һәм урамнарда кардан төрле сыннар ясады.Балмаскарадта сценарий буенча убырлы карчык булып уйнады

Декада инвалидов

Илмәт китапханәчесе һәм СДК директоры мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларның хәлләрен белеп,күчтәнәчләр биреп йөрделәр.

Каз өмәсе

Илмәт авылында иске йола буенча каз өмәсе булып узды.

Көзге изгелек эшләү атналыгы.

25 сентябрьдан “Осенняя неделя добра”атналыгы башланды.Шул максат белән китапханәче Ахметшина Гөлнара укучы балалар белән тыл ветераны Гатауллина Захара әбигә барып ярдәм иттек.

Акция «Чистый берег»

Илмәт авылы китапханәчесе,балалар һәм авыл халкы “Чистый берег” акциясендә катнаштык.

Поле Чудес уены

Илмәт китапханәсендә балалар белән экология елына багышланган “Поле чудес” уены уздырылды.