Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Яңалык

Татарча диктант

Илмәт авылы китапханәчесе Гөлнара Әхмәтшина һәм китап укучылар Тәгъзимә Мәрдәнова,Азалия Сәләхетдинова,Алинә Мингалеева бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

#мойлюбимыйТатарстан

Альметьевская сельская библиотека присоединяется к сетевой акции "Мой любимый Татарстан".Организатор акции Новокинерская сельская библиотека имени Т.Миңнуллина МБУ "Арская ЦБС",сетевая акция "Мой любимый Татарстан"

Җиңү көне

Илмәт китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады һәм видеоролик тәкъдим итте

Ветераннарга медаль тапшыру.

11 март Илмәт мәдәният йортында ветераннарга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына медаль тапшыру тантанасы булды.Медальләрне авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Тимерхановна тапшырды.Ветераннар өстәл артында чәй эчеп,концерт номерлары тыңлап, күңелле генә ял иттеләр.

Татарстан батырлары

Илмәт китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе ясалды.Укучыларга Алабуга шәһәрендә яшәгән Спирьков Степан Петр улы һәм күп кенә Татарстан батырлары турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

100 ел ТАССР

12 нче февраль Алабуга муниципаль районы Илмәт авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Тимерхановнаның 2019 елда башкарылган эше турында отчет җыелышы булды.

“Көчле рухлы:разведчиклар һәм партизаннар турында уку”.

Илмәт китапханәсе 2020 ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган III Бөтенрәсәй “Сильные духом:читаем книги о разведчиках и партизанах”акциясендә катнашты. Балалар белән Н .Чуковскийның “Морской охотник”повесте кычкырып укылды һәм В.Астафьевның “Где-то гремит война”, М.А.Шолоховның “Судьба человека” һ.б.китаплар белән таныштылар.

Бөек язучы һәм гуманист

Илмәт китапханәсе бөек рус язучысы,драматург Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел булу уңаеннан үткәрелгән “Читаем Чехова “акциясендә катнашты.Балалар язучының биографиясе һәм китаплары белән таныштылар,хәйрия эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар.Китапханәдә “Бөек язучы һәм гуманист”,”Великий писатель и гуманист» китап күргәзмәсе ясалды.

“Могҗизалар кыры”

Әкиятләр дөньясына багышланган биремнәр аша Илмәт китапханәсендә балалар белән “Могҗизалар кыры” уены үтте.

“Кем тапкыррак?”

Китапханәдә балалар белән “Кем тапкыррак?” дип аталган табышмаклар кичәсе узды.

Декада инвалидов

Инвалидлар атналыгыбулганлыктан, китапханәче Гөлнара Ахметшина Махмутов Фәрит абыйның хәлләрен белеп,укырга газетлар һәм күчтәнәчләр тапшырды.

«Гомер сукмагыннан 50 ел бергә”

Илмәт авыл китапханәсендә Зиннур һәм Рәмзия Сәгыйровларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел туу уңаеннан кичә уздырылды.

Мәдәни марафон

Илмәт китапханәсе “Мәдәни марафон” Бөтенроссия проектына кушылды.Марафонның төп максаты-балалар һәм яшьләр арасында ватан һәм гомуми мәдәниятне һәм сәнгатьне популярлаштыру.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып,зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак укытучыларыбыз атлый.