Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

Яңалык

Бөтенрәсәй акциясе “Новогодние окна”

Всероссийская акция “Новогодние окна” акциясенә кушылып, 3 январь көнне,тәрәзәләрне кар бөртекләре белән бизәп,Сәрдек авыл китапханәсе контактында яктыртылды.

"Киртәләрне урап үтәргә кирәк"- видеоролик

Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Янәшәбездә болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булырга, авыр тормышларына- терәк, сырхауларыны- шифа, күңелләренә шатлыклы мизгелләр өстәргә тырышыйк. Шул уңайдан Пукшинер авылында яшәүче Асхадуллин Рәйхан абыйга видеоролик эшләнелде. Видеороликта ул үзенең хис-тойгылары, хыяллары белән уртаклашты.

“Җиһанның асыл затлары” - күргәзмә .

Сәрдек авыл китапханәсендә, әниләр көне уңаеннан, “Җиһанның асыл затлары” исемле күргәзмә эшләнелде.Күргәзмәгә татар язучыларының хатын-кызларга багышланган китаплары куелды.

Кояш Тимбикованың үлемсез әсәрләре”- видеоролик

К. Тимбикованың тууына 85 ел уңаеннан “ Кояш Тимбикованың үлемсез әсәрләре”дип исемләнгән, язучының иҗаты белән кызыксынган китап укучыларыбыз өчен, видеоролик ясалды. Видеороликта язучының тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды.

“Яралы йөрәкләр” - китап күргәзмәсе.

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында бу еллар җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган. Күпме кеше гөнаһсыз рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, нахакка гаепләнүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән. Сәрдек авыл китапханәсендә ясалган “Яралы йөрәкләр” исемле китап күргәзмәсе шул чордагы вакыйгалар турында сөйли.

«Читайте нас, листайте нас, и мы всему научимь вас» - китап күргәзмәсе.

Сәрдек авыл китапханәсендә «Читайте нас, листайте нас, и мы всему научимь вас» исемле китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмә төрле кул эшләре белән кызыксынучы китап укучы балалар өчен эшләнелде. М. Новацкаяның “Пластилиновая азбука”,”Наши руки не для скуки”,Г. Корневаяның “Поделки из бумаги” исемле поделкалар китабы кулланылды.

“ Шигырь кәнизәге” видеоролик.

Танылган шагыйрә, прозаик, публицист Асия Юнысовага 75 яшь уңаеннан“ Шигырь кәнизәге”дип исемләнгән видеоролик ясалды. Видеороликта язучының тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды.

“Каләмне корал итеп” - видоролик.

Н. Арслановның тууына 110 ел уңаеннан “Каләмне корал итеп” исемле видоролик эшләнелде. Видеороликта язучының тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды.

"Капля жизни"- бөтенрәсәй акциясе

3 сентябрь Россиядә Терроризмга каршы көрәштә берләшү көне буларак билгеләп үтелә.Бу уңайдан Сәрдек авыл китапханәсе дә "Капля жизни"акциясендә катнашты.