Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

Яңалык

"Җиңүгә без дә өлеш керттек"- китап күргәзмәсе

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел тулу уңаеннан"Җиңүгә без дә өлеш керттек"исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Китап укучыларны күргәзмәдәге китаплар белән якыннан таныштырылды.

"Тукай иҗатына сәяхәт"-әдәби кичә.

26 апрель - халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан "Тукай иҗатына сәяхәт" исемле әдәби кичә үткәрелде.

"Җирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак..."- онлайн нәфис сүз бәйгесе.

21 апрель көнне Балтач районы буенча татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар теле һәм әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайның тууына 137 ел булу уңаеннан, "Җирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак..." дип аталган нәфис сүз осталарының онлайн бәйгесендә Файзиева Гөлия Ильфат кызы катнашты.

"Галәмгә сәяхәт"- рәсем ясау сәгате

12 апрельдә китапханәдә Космонавтика көненә багышланган рәсем ясау сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга космонавтика үсеше тарихы турында, кешенең космоска беренче очышы, беренче космонавт Ю.А. Гагарин турында сөйләде.

«Военный праздник" - флешмоб

Ватанны саклаучылар көненә китапханә «Военный праздник» дип исемләнгән котлау флешмобы үткәрде! Китапханәгә килүчеләр – Ватанны саклаучыларга багышланган шигырьләр укуларын яздырдылар, шулай ук бәйрәм белән котлаулар яңгырады.

"Көчле дә ул, бай да, ягымлы да"- интелектуаль викторина.

22 февраль көнне Сәрдек авыл китапхансендә, "Туган тел"көненә багышлап,"Көчле дә ул, бай да, ягымлы да" исемле интелектуаль викторина уздырылды. Викторинада балалар чиратлашып табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнен дәвамын әйтеп бетерделэр, шигырьләр сөйләделәр. Уздырылган чарабыз телебезне саклау һәм үстеру максатыннан эшләнелде.

"Туган илнең батыр улы"- шигырь кичәсе

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан Сәрдек авыл китапханәсендә китап укучылар белән "Туган илнең батыр улы" исемле шигырь кичәсе үткәрелде.Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру,"Ана бәйрәме", "Вәхшәт" һәм башка шигырьләре кычкырып укылды

“Бар ул син эзләгән кеше.."- интелектуаль уен

Китапханәдә, 7-8 сыйныф укучылары белән ,Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында, мәхәббәтнең , яраткан кешеңнең кадерен белү максатыннан “Бар ул син эзләгән кеше.." исемле интелектуаль уен үткәрелде.

“ Туган ягым - туган төбәгем” - китап күргәзмәсе

Сәрдек авыл китапханәсендә, Туган авылымның тарихы,туган нигездән читкә китмичә шушы авылда матур хезмәтен куйган хезмәт кешеләре, батыр уллары, күренекле укытучылары һәм якташ язучыларынын иҗаты белән танышу максатыннан “ Туган ягым - туган төбәгем” исемле китап күргәзмәсе ясалды.

“Яшьнәү – күкрәүләргә тиң гомер” - китап күргәзмәсе,әдәби нон-стоп.

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Сәрдек авыл китапханәсендә “Яшьнәү – күкрәүләргә тиң гомер” исемле китап күргәзмәсе төзелде, янында әдәби нон-стоп үткәрелде, Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗатына күзәтү ясалды.

«Туган якның күңел кошлары» - китап күргәзмәсе

Сәрдек авыл китапханәсендә, Балтач районыннан чыккан язучыларның әсәрләре белән танышу максатыннан, «Туган якның күңел кошлары» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, якташларыбызның китаплары тәкъдим ителде, янында әдәби сәгать уздырылды .

"Гүзәл мирас калдырган әдип" - китап күргәзмәсе

Сәрдек авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан "Гүзәл мирас калдырган әдип" исемле китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә язучының китаплары куелды.

"900 көн батырлык" - батырлык дәресе

Сәрдек авыл китапханәсендә Бөтенроссия #Блокадныйхлеб акциясе кысаларында "900 көн батырлык " исем астында батырлык дәресе үткәрелде.

"Гаиләмнең яраткан язучысы “ - кычкырып уку

Француз язучысы бөек әкиятче Шарль Перроның тууына быел 395 ел тулды. Аның тылсымлы, серле әкиятләрен әле дә хәтерлиләр һәм укыйлар, алар һәр гаилә өчен популяр һәм яраткан. "Гаиләнең яраткан язучысы “ исеме астында 24 нче январь көнне Гарифуллиннар гаиләсендә кычкырып уку( шигърият кичәсе) үткәрелде. Бу көнне әбиләре оныкларына “Көлсылу” әкиятен укыды.

Бөтенрәсәй проекты «Мечтай со мной»

"Минем белән хыяллан» Бөтенроссия проектының махсус акциясе кысаларында без мобилизацияләнгән балаларга Яңа ел бүләкләре бүләк иттек.