Олы Мишә авыл китапханәсендә укучы балаларның каникул вакытында вакытларын файдалы итеп үткәрү, наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы, аның зарары һәм сәламәт яшәү рәвешен сүрәтләгән матур әдәбият сайлап урнаштырылды. Мәсәлән: Фәүзия Бәйрәмованың “Алыплар илендә” повесте, Мәдәни Маликованың “Чәчкә балы” повестендә наркомания яшьләр мисалында ачыла. Бу теманы яктырткан мәкаләләрне, ата-аналарга киң
30 октябрь – Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” китабына онлайн күзәтү үткәрелде.
15 октябрь көнне Хәтер көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Үз агачыңны утырт!” акциясенә кушылып һәйкәл һәм мәдәният йорты бакчаларына агач утыртуны оештырды. Бу акциягә ветеран китапханәчебез – Фаягөл апа да бик теләп катнашып, догалар укып теләкләрен теләде. Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл янында бер минутлык тынлык белән ветераннарыбыз искә алынды.
1 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезнең өйләренә барып, бәйрәм белән котлады. “Өлкәннәр, Сез - тормыш бизәге” дигән исемдә әңгәмә үткәреп, саулык-сәламәтлек теләп, күчтәнәч пакетлар өләшеп чыкты.
26 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. мәдәният йорты белән берлектә “Мәдәниятка багышланган гомер” дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрде. Бу кичә ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, күп еллар китапханәдә эшләгән Фатхуллина Ф.Г. 70 яшьлек юбилеена багышланды.
18 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Гариф Ахуновның 95 яшьлек юбилее уңаеннан “Чикләвек төше” әсәренә күзәтү үткәрелде. Китапханәче Газизова Р.Ш. язучының тормыш юлы белән кыскача таныштырып үтте. Укучылар әлеге әсәрне бик кызыксынып укыдылар.
15 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. Таҗи Гыйззәткә 125 яшь тулу уңаеннан Әгерҗе үзәк китапханәләр системасы оештырган әдәби марафонга кушылып, язучының 5 томлык китабыннан “Авылдашларыма ачык хат” әсәреннән өзекне күчереп язып интернет челтәрендә урнаштырып бик күп укучыларга танышу мөмкинлеге тудырды. Әгерҗе үзәк китапханәләр системасы акциядә катнашкан өчен Сертификат җибәрде.
22 нче гыйнвар көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә “Күбәләк” балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булды.
6 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә сәнгатькә, А.С. Пушкин иҗатына багышлап әдәби сәгать үткәрелде
15 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә “Язлар безгә Тукай белән килә” акциясе кысаларында “Тукай безнең күңелләрдә” исемле искә алу кичәсе булып узды.
15 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә “Муса Җәлил – патриотик шагыйрь” исемле әдәби марафонга йомгак ясалды.