Өлкәннәр, Сез - тормыш бизәге
1 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә дә, Олы Мишә урта мәктәбе белән берлектә “Өлкәннәр – Сез, тормыш бизәге” исемле әдәби сәгать үткәрелде.
1 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә дә, Олы Мишә урта мәктәбе белән берлектә “Өлкәннәр – Сез, тормыш бизәге” исемле әдәби сәгать үткәрелде.
21 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Татар халык ашлары китабына күзәтү үткәрелде һәм “И алмасы алмасы, белегез, күп файдасы” исеме астында алма пирогы пешерү буенча мастер-класс үткәрелде. Соңыннан , әдәби чәйханәдә фикерләр алышынды.
Районда үткәрелгән чарада безнең китапханә дә катнашып кайтты
Олы Мишә авыл китапханәсе Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте
Сабантуйның матур мизгелләре
Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүчеләр белән районның туган якны өйрәнү музеенда йон эрләү буенча мастер-класс үткәрде.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм Халыкара театр көне үткәрелде
халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган китап күргәзмәсе янында “Җәлил яши – Җәлил мәңгелек” исемле шигырь кичәсе үткәрелде.
3 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә “Фатих Хөсни – районыбыз горрурлыгы” исемле әдәби кичә үткәрелде. Бу кичәдә яшьләребез аның тормыш юлы белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдылар.
"Күбәләк" балалар бакчасында "Әкият укып үсәбез" исемле балалар иртәсе үткәрелде
Инвалидларның өйләрендә булдык
Инвалидлар декадасы уңаеннан 1 төркем инвалидны юбилее белән котладык
беренче сыйныф укучылары белән “Әкият иленә сәяхәт” исемле мәдәни дәрес үткәрде. Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөрүче хайваннар турындагы әкиятләр аша гомуми кузаллау булдырылды.
Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. авыл җирлеге белән берлектә, “Өлкәннәр-Сез тормыш бизәге” исемле әңгәмә үткәреп өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады. Аларга исәнлек-саулык теләп күчтәнәч-пакетлар өләшүдә катнашты.
28 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә урта мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Китапханәче Газизова Рузалия “Мин яратам сине, Татарстан!” исемле мәдәни дәрес үткәрде. Татарстан буенча сәяхәт ясап балаларны кыскача Республикабызның мәдәни урыннары белән таныштырды.
18 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне һәм чисталык икеайлыгы акциясе уңаеннан авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл тирәсен җыештыруны оештырды.
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәсендә “Сәламәтлек - зур байлык” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Авыл фельшеры - Галимова Люция Муса кызы үзенең чыгышын сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш, - дип башлады. Ул сәламәт булу өчен дөрес туклану, көндәлек гигиена таләпләрен үтәү, бүлмәдә кирәкле температура һәм дымлылык тудыру, физик күнегүләр ясау турында һәм башкалар хакында сөйләде.
Олы Мишә авыл китапханәсендә Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче Балалар иҗат үзәгенең “Репортер” түгәрәгенә (җитәкчесе Бәширова Нүрия) йөрүче балаларга “Наркотикларга урын булмасын!” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Мәдәният йорты белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан уеннар уйналды.
Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. җитәкчелегендә “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе Олы Саурыш авылында гомер кичерүче Сибгатуллина Мәсрүрә апаны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Мәсрүрә апа, Рәкыя Галимова һәм Фәягөл Фәтхуллиналар катнашында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан җылы очрашу булып узды.
16 март көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган “Сөйләшәм туган телемдә” – әдәби марафонында катнашкан өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге һәм “Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” тарафыннан диплом белән бүләкләнде.