Центральная библиотека

Яңалык

"Бердәм, тату булып яшик!"

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне уңаеннан, Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Бердәм, тату булып яшик!” дип исемләнгән белешмә танып белү сәгате узды.

"Заман чирләре"н бергәләп дәвалыйк!"

1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсенең өлкәннәр бүлегендә наркомания һәм СПИДка каршы профилактик марафон үткәрелде.

“Россиянең интеллектуаль символы”

10 ноябрьдә Арча үзәк китапханәсендә Арча педагогия көллиятенең I “Д” курс студентлары белән “Россиянең интеллектуаль символы” исемле чираттагы китапханә дәресе узды. Дәреснең төп максаты – балаларны белешмә-библиографик фондтан файдаланырга өйрәтү.

“Сәнгать киче”

Арча үзәк китапханәсенең өлкәннәр бүлегендә Бөтенроссия күләмендә игълан ителгән “Сәнгать киче” кысаларында сүз “Матурлык һәм сәламәтлек” турында барды. Кичәнең кунаклары: “Сибирское здоровье» корпорациясе хезмәткәрләре, китапханәбезнең иң актив укучылары һәм китапханәчеләр иде.

“Бу китапларны безгә укучы бүләк итте”

Үзәк китапханәнең абонемент залында “Бу китапларны безгә укучы бүләк итте” дигән исем астында әдәби һәм фәнни-популяр әдәбият тупланган күргәзмәлек ачылды.

“Бердәмлек һәм теләктәшлек иле”

4 ноябрь көне – Халыклар бердәмлеге көне. Бәйрәм уңаеннан, 3 ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсендә “Бердәмлек һәм теләктәшлек иле” исемле телдән журнал үткәрелде.

“Игътибар: яшүсмер!”

30 октябрь көнне сәгать 12.00 Арча үзәк китапханәсендә яшүсмерләр белән “Игътибар: яшүсмер!” исемле проблемалы сораулар сәгате булып узды.

“Китап бәйрәме”

22 октябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Китап бәйрәме” узды. Бәйрәмнең кунаклары: “Татарстан китап нәшрияты” хезмәткәрләре – язучы Җамалетдинова Ф., дәреслек авторлары – Ягъфәрова Р.Х., Харисова И.М., Ялалова Ч., “Сөембикә” журналының бүлек мөхәррире Закирова Э.

«Үзәк китапханә – мәгълүмат үзәге»

22 октябрьдә Арча үзәк китапханәсенең уку залында чираттагы китапханә дәресләре булып узды. Китапханә белән танышуга Арча педагогия көллиятенең 1 “А” группасы студентлары чакырылды.

“Тебе, о Родина, сложил я песню ту”

14 октябрьдә Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Вдохновение” клубы кысаларында “Тебе, о Родина, сложил я песню ту” исемле әдәби-шигъри композиция булып узды. Кичә бөек рус шагыйре С.А.Есенинның 120-еллыгына багышланды. Кичәнең кунаклары - Арча 2-нче номерлы урта мәктәбенең 9 ”В” сыйныф укучылары иде.

«Өйрәнәбез һәм саклыйбыз»

14 октябрьдә “ИНЭЦ” клубы кысаларында Арча үзәк китапханәсендә “Өйрәнәбез һәм саклыйбыз” исемле экологик бәйге булып узды. Биредә Арчаның 2-нче номерлы урта мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучылары көч сынашты. Ярыш бүгенге көннең актуаль проблемаларының берсе - экологик темага багышланды.