Центральная библиотека

Яңалык

“Без яшәгән гомер үкенечле түгел...”

Үзәк китапханәнең уку залында уза торган “Әдәби кунакханә”дә районыбызның шәрәфле гражданины, атказанган мәдәният хезмәткәре, Хезмәт ветераны Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгалиевичның 2015 елда басылып чыккан “Язмыш эзләре буйлап” һәм “Арча ягы зыялылары” китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

“Су – табигатьнең гаҗәеп могҗизасы”

22 март – Бөтендөнья сулыкларны саклау көне. 2016 ел Татарстан Президенты Указы белән “Идел һәм Кама сулыкларын саклау елы” дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Арча Үзәк китапханәсенең уку залында “Су – табигатьнең гаҗәеп могҗизасы” исемле телдән журнал оештырылды. Чарага Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 2 курс студентлары чакырылды.

“Заманча һөнәр сайлау”

11 март көнне Арча үзәк китапханәсенең уку залы каршында эшләп килүче “16 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр” клубы кысаларында чыгарылыш сыйныфы укучылары белән, һөнәр сайлау уңаеннан, “Заманча һөнәр сайлау” исемле чираттагы очрашу узды.

“Хатын-кызга чын мәхәббәт белән”

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне, язның беренче бәйрәме. Һәркемнең кыш буе яуган кардан тизрәк арынасы килә, барыбызның да күңеле язны көтә... Шул уңайдан Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды. Бәйгедә Арча 1нче номерлы урта мәктәбенең 9 “А” һәм 9 “Б” сыйныфы укучылары көч сынашты.

“Чын ир-егет нинди була?”

Арча үзәк китапханәсенең уку залында 24 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Чын ир-егет нинди була?” исемле батырлык дәресе узды. Әлеге чарага гуманитар-техник техникум студентлары чакырылды.

“Бар җырымны илгә багышладым...”

Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде. Быел ул Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. Әлеге акция кысаларында Арча үзәк китапханәсендә “Бар җырымны илгә багышладым...” исемле әдәби-патриотик кичә узды.

“Кадерле ветеран”

Арча үзәк китапханәсе “Бердәм Россия” партиясе белән берлектә Арчаның картлар йорты интернатында “Кадерле ветеран” республика акциясе кысаларында шигърият сәгате уздырды.

“Сатира остасы”

Арча үзәк китапханәсендә бөек рус язучысы М.Е.Салтыков-Щедринның тууына 190 ел тулуга багышлап “Сатира остасы” исемле кичә узды.

“Яшьлек елларым китабы”

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе Үзәк китапханә белән берлектә китап сөючеләр арасында “Яшьлек елларым китабы” исемле бәйге игълан итә.

"Туган як тургае"

27 гыйнвар көнне Арча үзәк китапханәсе “Казан арты” тарих-этнография музее белән берлектә “Әдәби кунакханә” кысаларында якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим һәм педагог Хәнәфи Бәдигыйның “Туган як тургае” исемле юбилей кичәсен уздырды.

"Илһамым - туган ягым!"

23 гыйнвар көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Казан арты” тарих-этнография музее белән берлектә “Илһамым – туган ягым” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Кичәнең геройлары – китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче һәвәскәр шагыйрьләр һәм 2009-2015 елларда Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе алган талантлы яшьләребез. Бәйрәмгә кунак булып Казаннан якташыбыз, язучы, галим Рифат Җамал да кайтты.

“Якташларыбыз-юбилярлар”

Үзәк китапханәнең өлкәннәр бүлегендә киң катлау китап укучылар өчен “Якташларыбыз-юбилярлар” исемле күргәзмәлек ачылды.

"Шушы яктан, шушы туфрактан без..."

Районыбызнын 85 еллыгы, Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, Район мәдәният йортында якташ язучылар белән очрашу кичәсенә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, татар теле, әдәбияты укытучылары, әдәбият, сәнгать сөючеләре җыелды.

“Дәүләт – ул без!”

12 декабрьдә Россия Федерциясенең дәүләт бәйрәме – Конституция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә “Дәүләт – ул без!” исемле парламент уен оештырылды. Чарада Арчаның беренче номерлы урта мәктәбенең 8нче “В” сыйныф укучылары катнашты.

“Җирдә тынычлык хакына”

9 декабрьдә Ватаныбызда Батырлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә гуманитар-техник техникумның 2 курс студентлары өчен “Җирдә тынычлык хакына” дигән батырлык дәресе узды.

“Без һәрвакыт сезнең белән”

Инвалидлар декадасы уңаеннан абонемент залында “Без һәрвакыт сезнең белән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм компьютер презентациясе куелды.